ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2019 ел
җомга

2019 елның 5 февралендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы бүлеге тарафыннан "Кар чанасы" операциясе барышында Марс, Городище, Олы Акса, Шланга авыл җирлекләре территорияләрендә мототранспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләре бозылуны ачыклау һәм тикшерү буенча рейд уздырылды.


7
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов эшлекле очрашуда катнаша. Чара Мәскәүдә, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты эгидасында уза. Чарада Россия Федерациясе субъектларыннан баш дәүләт инженер-инспекторлар катнаша.

2019 елның 6 февралендә, расланган графикка туры китереп, "АЛАБУГА" СҖТ МИЗ АҖдә техник карау уздырылды.


6
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов агрономнарның һәм агроинженерларның россиякүләм киңәшмәсендә катнаша.

2019 елның 5 февралендә, расланган график нигезендә, Яңа Чишмә муниципаль районының "Шешмаойл" АҖдә кар чаналарына еллык техник карау уздырылды. Техник карауга 9 берәмлек эш техникасы китерелде.

30 гыйнварда ТР Минзәлә ш. һәм Минзәлә муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы А1 категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга имтиханнар кабул итте.

2019 елның 1 февралендә ТР Питрәч районының "ДОСААФ" дәүләт берләшмәсендә Питрәч муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан А1 категориясе буенча мототранспорт чараларын йөртүче хокукына имтиханнар уздырылды.


5
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә конкурс комиссиясе утырышы булды.

5 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең кадрлар резервыннан Вәлиев Алмаз Хәбир улы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенә Кукмара муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы итеп билгеләнде. 

 

2019 елның 18 гыйнварында "Репродукт" ҖЧҖдә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International