Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов агрономнарның һәм агроинженерларның россиякүләм киңәшмәсендә катнаша.
Чара Мәскәүдә, ВДНХ территориясендә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы эгидасында уза һәм 2018 елда үсемлекчелек тармагының һәм инженер-техник хезмәтләрнең эш нәтиҗәләренә, машина-трактор паркларын яңартуга һәм 2019 елда авыл хуҗалыгындагы сезонлы кыр эшләренә әзерләнү һәм аларны оешкан төстә уздырып җибәрү чараларына багышланган.
Форумның әһәмиятле булуы турында анда катнашучылар составы дәлилли: Россия Федерациясе субъектларының АСК идарәсе органнары җитәкчеләре, Россия Федерациясе субъектлары федераль башкарма хакимият органнары вәкилләре, "Россельхозцентр" ФДБУ, "Госсорткомиссия" ФДБУ җитәкчеләре, федераль дәүләт бюджет учреждениеләре, агрохимик хезмәт үзәкләре һәм станцияләре, АСК инженер-техник хезмәтләре җитәкчеләре, тармаклардагы берлекләрнең һәм ассоциацияләрнең, фәнни бергәлекләрнең вәкилләре, үсемлекчелек өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләр, авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүчеләр, массакүләм мәгълүмат чаралары һ.б.
