2019 елның 5 февралендә, расланган график нигезендә, Яңа Чишмә муниципаль районының "Шешмаойл" АҖдә кар чаналарына еллык техник карау уздырылды. Техник карауга 9 берәмлек эш техникасы китерелде.
Техкарау уздырылганда номер агрегатлары чагыштырылды, тиешле категория буенча таныклык булу-булмавы, машиналарның техник торышы тикшерелде. Техник карау уздырганда оешманың баш инженеры С.Н.Миронов катнашты.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.