ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Быелның 1 февралендә "Татнефть" КӘҮ ХББУ Азнакай филиалында "А1" категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче (тракторчы) таныклыгы алуга имтиханнар уздырылды. Сынауларга 9 кеше кертелде.

2019 елның 14 гыйнварыннан башлап 2019 елның 07 мартына кадәр Бөгелмә районы территориясендә "Кар чанасы" профилактика операциясе уза.

2019 елның 2 февралендә Апас аграр көллиятендә В, С, D, E, F категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга имтиханнар узды.  

2019 елның  1 февралендә, "Кар чанасы-2019" операциясен уздыру кысаларында, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан ш. һәм Лаеш районы бүлеге тарафыннан Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, ТР буенча Балык саклау инспекциясе, Татарстанның ОСВОД хезмәткәрләре катнашында Кама, Мишә, Идел елгалары акваториясендә уртак рейд уздырылды, тикшерү барышында теркәлмәгән кар чаналары, “А1” категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгыннан башка кар чаналарын эксплуатацияләү һәм балык тоту кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды. 

2019 елның 31 гыйнварында Балтач районының "Яңа тормыш" ҖЧҖдә оешмаларның җитәкчеләре, хуҗалыкларның инженерлары катнашында "Техниканы 2019 елгы кыр эшләренә әзерләү" темасы буенча семинар-киңәшмә узды.


4
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның  29 гыйнварында "Кадрларны яңартып әзерләү буенча төбәк белем бирү үзәге" ӨҺББ ХМУ һәм "Су транспорты мәктәбе" ҖЧҖ базасында А1, В, С, Е категориясе буенча үзйөрешле техника белән эш итү хокукына дәүләт имтиханнары узды, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга 51 кеше кертелде.

"Кар чанасы" операциясен уздыру барышында 2019 елның 3 февралендә уртак рейд оештырылды, Татарстан буенча Балык саклау инспекциясе һәм Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре катнашында балык тоту кагыйдәләре бозылу һәм А1 категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгыннан башка кар чаналарын эксплуатацияләү очракларын ачыклау буенча тикшерү уздырылды.

2019 елның 31 гыйнварында, расланган график нигезендә, "Татнефть" ААҖ "Нурлатнефть" НГТИ идарәсендә транспорт хезмәте башлыгы А.П.Федоров белән берлектә кар чаналарына техник карау уздырылды.


1
февраль, 2019 ел
җомга

2019 елның 31 гыйнварында “Челтәр компаниясе” ААҖ филиалы ЕЭСта үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Әлеге оешмадан 25 берәмлек техника күрсәтелде. Машиналарның техник торышына, куркынычсызлык таләпләренә туры килүенә, тиешле категория белән тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булуына махсус игътибар бирелде.


31
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 30 гыйнварында "Алабуга политехник көллияте" ДАҺББ учреждениесендә "ВС" категориясе буенча үзйөрешле техника белән эш итүгә - тракторчы-машина йөртүче хокукын алуга дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алу буенча сынауларга 8 кеше кертелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International