2019 елның 29 гыйнварында "Кадрларны яңартып әзерләү буенча төбәк белем бирү үзәге" ӨҺББ ХМУ һәм "Су транспорты мәктәбе" ҖЧҖ базасында А1, В, С, Е категориясе буенча үзйөрешле техника белән эш итү хокукына дәүләт имтиханнары узды, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга 51 кеше кертелде. Сынау тапшыруга 43 студент килде, алардан теория өлешен 35 кеше уңышлы тапшырды һәм имтиханның гамәли өлешенә кертелде, монысын кертелгән студентларның барысы да уңышлы тапшырды. Сынауны тапшыра алмаганнар өчен яңа имтихан 7 көннән соң булачак.