ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Быелның 30 гыйнварында Татарстан Республикасының Баш дәүләт инженер-инспекторы Радик Рәгыйп улы Зыятдинов Чирмешән районында эш визиты белән булды.

Боерык нигезендә "Кар чанасы-2019" профилактика операциясе кысаларында Алексеевск районында узган чорда 42 кар чанасы тикшерелде. Рейдлар Чулман елгасы ярлары буйлап һәм Лебедино, Ялкын, Лебяжье торак пунктларында үткәрелде.

2019 елның 29 гыйнварында "Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы" ДАҺББУ базасында Тәтеш муниципаль районының дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан А1 категориясе буенча юлсызлыктан йөрүче мототранспорт чаралары белән идарә итү хокукына сынау уздырылды.


29
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лаеш муниципаль районы бүлегендә гражданнарны һәм юридик затларның вәкилләрен шәхсән кабул итте, очрашу барышында үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын дәүләт теркәвенә алу, тракторчы-машина йөртүче таныклыкларына уку һәм бу таныклыкларны бирү процессын оештыру мәсьәләләре каралды.

2019 елның 26 гыйнварында "Кар чанасы-2019" профилактика операциясе кысаларында Яшел Үзән муниципаль районында Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, ЮХИДИ, "Зөя" дәүләт тыюлыгы һәм ТР Дәүләт техник күзәтчелегек идарәсе хезмәткәрләренең уртак рейды уздырылды.


28
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

2018 елның 28 гыйнварында Питрәч муниципаль районының "П.В.Дементьев исемендәге КАТК" ДАҺББУ филиалында "В", "С", "Е" категориясе буенча а/х җитештерүендә тракторчы-машина йөртүче һөнәре буенча имтиханнар узды.

Буа районында район фермерларының киңәшмәсе узды. Әлеге киңәшмә Буа муниципаль районы хакимияте башлыгы М.А.Җәббаров һәм райондагы фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе З.Н.Дәүләтшин инициативасы белән уздырылды.


25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов 29 гыйнвар көнне ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лаеш муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итәчәк.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков Яшел Үзән муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итте, очрашу барышында техниканы дәүләт теркәвенә алу, техник карау уздыру һәм теркәлү документларын торгызу мәсьәләләре каралды.

2019 елның 24 гыйнварында "Алабуга политехник көллияте" ДАҺББ учреждениесендә "ВС" категориясе буенча үзйөрешле техника белән эш итү - погрузчик йөртүче хокукын алуга дәүләт имтиханнары узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International