2019 елның 26 гыйнварында "Кар чанасы-2019" профилактика операциясе кысаларында Яшел Үзән муниципаль районында Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, ЮХИДИ, "Зөя" дәүләт тыюлыгы һәм ТР Дәүләт техник күзәтчелегек идарәсе хезмәткәрләренең уртак рейды уздырылды.
Патруль эше Зөя утрау-каласы, Васильевский, Октябрьский һәм Атлашкино поселоклары янәшәсендәге Идел һәм Зөя елгалары акваторияләрендә уздырылды.
Операция барышында 14 берәмлек кар чанасы тикшерелде, 5 хокук бозу очрагы ачыкланды. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча беркетмәләр төзелде, карарлар чыгарылды һәм штрафлар билгеләнде. Ике хокук бозучыга карата үзйөрешле машиналарны дәүләт теркәвенә алу кагыйдәләрен бозу өлешендә ачыкланган җитешсезлекләрне билгеләнгән срокларда бетерүне мәҗбүрили торган күрсәтмәләр бирелде.
Ачыкланган төп хокук бозулар: мототранспорт чараларын техник карау уздырмыйча, теркәлү документларыннан һәм әлеге төр техниканы йөртүгә хокук бирүче таныклыктан башка эксплуатацияләү.
"Кар чанасы-2019" операциясе быелның 7 мартына кадәр дәвам итәчәк.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яшел Үзән ш. һәм Яшел Үзән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.