ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Тукай һәм Сарман муниципаль районнарында эш киңәшмәләре уздырды.


23
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Юлсызлыктан йөрүче моточараларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозуны булдырмау һәм профилактикалау максатларында Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе боерыгы нигезендә 2019 елның 14 гыйнварыннан 7 мартына кадәрге чорда “Кар чанасы” операциясе игълан ителде.


22
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 22 гыйнварында "Райдер" һәм "Ягуар" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләренең автомәктәп базасында "А1" категориясе буенча үзйөрешле техника белән эш итү хокукына дәүләт имтиханнары узды, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга 33 кеше кертелде.


21
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан 2019 елга расланган гражданнарны урынга чыгып кабул итү графигы нигезендә, 2019 елның 25 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков гражданнарны һәм юридик затларны кабул итәчәк.

2019 елның 19 гыйнварында "Кар чанасы-2019" профилактика операциясе кысаларында Зәй муниципаль  районында Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе һәм ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең уртак рейды уздырылды.

Спасның тармак технологияләре техникумында А1 категориясенә имтихан уздырылды, сынауга 8 кеше кертелде, алардан 7се аны уңышлы тапшырды.


18
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов тракторчы-машина йөртүчеләрне әзерләү өлкәсендә белем бирү хезмәтләрен күрсәтүче Казан шәһәре учреждениеләре белән эш киңәшмәсе уздырды. Киңәшмәдә тракторчы-машина йөртүчеләрне әзерләү сыйфаты, учреждениеләрнең эшчәнлеге турында мәгълүматның ачык һәм үтемле булуы турында, шулай ук актуаль булган, киңәшмә барышында белдерелгән башка мәсьәләләр каралды.

2019 елның 18 гыйнварында "Алабуга Сөте" ААҖдә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Әлеге оешмадан 5 берәмлек техника күрсәтелде. Техник карау барышында аптечка, янгын сүндергеч, теркәлү документлары һәм таныклык булуга махсус игътибар бирелде.

Быелның 16 гыйнварында Буа муниципаль районында "Транснефть-Прикамье" АҖ филиалы - Казан РНИ "Студенец" нефть суырту станциясе базасында А1 категориясе буенча төрле юлдан йөрүче мототранспорт чараларын йөртү хокукына имтихан уздырылды.


17
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 14 гыйнварыннан башлап, 10.01.2019 №01-05/1-пр боерык нигезендә, "КАР ЧАНАСЫ" профилактика операциясенең киләсе этабы башланып китте, аның барышында үзйөрешле техниканың теркәлү, аны йөртү, еллык техник карауны уздыру документлары, техниканың техник торышы тикшерелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International