Юлсызлыктан йөрүче моточараларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозуны булдырмау һәм профилактикалау максатларында Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе боерыгы нигезендә 2019 елның 14 гыйнварыннан 7 мартына кадәрге чорда “Кар чанасы” операциясе игълан ителде.
Операция барышында әлеге категория машиналарының ярашлылыгына, машиналарны теркәү һәм аларга техник карау уздыру кагыйдәләрен үтәүгә махсус игътибар бирелә. Һәр машина һәм һәр хуҗа гамәлдәге законнарның таләпләрен үтәүгә карата җентекләп тикшерелә.
Профилактика чаралары башланган чордан бирле Теләче районында 3 берәмлек кар чанасына исәпкә алу-теркәү эшләре башкарылды, аларның 2се сату исәбеннән төшерелде, ә 1 берәмлеге техник карау уздырып, исәпкә алынды. Район буенча рейд барышында таныклыксыз кар чанасын йөртүче хокук бозучы ачыкланды. Моның өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча административ беркетмә төзелде.
Хәмит Нәзиров – Теләче МР буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.