Яшел Үзән районында - "Кар чанасы" операциясе

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

2019 елның 19 гыйнварында "Кар чанасы-2019" профилактика операциясе кысаларында Зәй муниципаль  районында Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе һәм ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең уртак рейды уздырылды.

Идел елгасының Васильево п., Атлашкино ав. һәм Яшел Үзән ш. урнашкан уң як яры буйлап патруль уздырылды.

Операция барышында 10 берәмлек кар чанасы тикшерелде, "9.3. Эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу" статьясы буенча 3 хокук бозу очрагы ачыкланды. Административ хокук бозулар турында РФ кодексы нигезендә беркетмәләр рәсмиләштерелде, карарлар чыгарылды һәм штрафлар билгеләнде.

Ачыкланган төп хокук бозулар: мототранспорт чараларын техник карау уздырмыйча, теркәлү документларыннан һәм әлеге төр транспорт чарасын йөртүгә хокук бирүче таныклыктан башка эксплуатацияләү.

"Кар чанасы-2019" операциясе быелның 7 мартына кадәр дәвам итәчәк.

 

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яшел Үзән ш. һәм Яшел Үзән муниципаль районы буенча баш дәүләт  инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International