Кама Тамагы муниципаль районында – "Кар чанасы" операцияләре

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2019 елның 14 гыйнварыннан башлап, 10.01.2019 №01-05/1-пр боерык нигезендә, "КАР ЧАНАСЫ" профилактика операциясенең киләсе этабы башланып китте, аның барышында үзйөрешле техниканың теркәлү, аны йөртү, еллык техник карауны уздыру документлары, техниканың техник торышы тикшерелә. Яңа ел бәйрәмнәре чорындагы ялларда Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, ГХМ коткаручылар хезмәте вәкилләре белән уртак рейдлар уздырылды, алар барышында 28 берәмлек техника тикшерелде, төрле хокук бозулар өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча 4 беркетмә төзелде.

 Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International