Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Тукай һәм Сарман муниципаль районнарында эш киңәшмәләре уздырды. Муниципаль берәмлекләрнең башлыклары, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре катнашындагы киңәшмәдә быелгы елда кыр эшләренә үз вакытында әзерләнү һәм аны сыйфатлы уздыру бурычлары куелды.