Буа муниципаль районында "Транснефть-Прикамье" АҖ филиалы - Казан РНИ "Студенец" НСС имтиханнар узды

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Быелның 16 гыйнварында Буа муниципаль районында "Транснефть-Прикамье" АҖ филиалы - Казан РНИ "Студенец" нефть суырту станциясе базасында А1 категориясе буенча төрле юлдан йөрүче мототранспорт чараларын йөртү хокукына имтихан уздырылды. Әлеге категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга дәгъва белдерүчеләр булып "Студенец" НСС куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре тора иде. Биш кешелек төркем Казан шәһәрендәге "Кадрлар әзерләү буенча төбәк укыту үзәге" ӨҺББ ХМУ белем алганнан соң Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлегендә имтиханның теория өлешен уңышлы тапшырды. Алга таба, махсус җиһазландырылган мәйданчыкта сынауның гамәли өлеше уздырылды, биредә имтихан тапшыручыларның барысы да кар чанасын йөртү буенча яхшы күнекмәләргә ия булуын күрсәтте.

 

Е.Г.Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа ш. һәм Буа муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International