Алабуга муниципаль районының "Алабуга Сөте" ААҖдә техника каралды

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

 2019 елның 18 гыйнварында "Алабуга Сөте" ААҖдә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Әлеге оешмадан 5 берәмлек техника күрсәтелде. Техник карау барышында аптечка, янгын сүндергеч, теркәлү документлары һәм таныклык булуга махсус игътибар бирелде.

Уздырылган техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында 5 таныклык бирелде.

Марсель Шиһапов – ТР Алабуга ш. һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International