2019 елның 22 гыйнварында "Райдер" һәм "Ягуар" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләренең автомәктәп базасында "А1" категориясе буенча үзйөрешле техника белән эш итү хокукына дәүләт имтиханнары узды, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга 33 кеше кертелде. Алардан 31 кеше теория өлешен тапшырды, кертелгән студентларның барысы да гамәли өлешне уңышлы тапшырды. Килмәгәннәр һәм сынауны тапшырмаучылар өчен имтиханны кабат 7 көннән биреп карау мөмкин булачак.
М.Р.Әхмәтҗанов – Казан ш. буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.