25 гыйнвар көнне ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән муниципаль районы бүлегендә гражданнар кабул ителәчәк

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан 2019 елга расланган гражданнарны урынга чыгып кабул итү графигы нигезендә, 2019 елның 25 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков гражданнарны һәм юридик затларны кабул итәчәк.

Кабул итү адресы: Яшел Үзән ш., Ленин ур., 38. Кабул итү сәгатьләре: 9.00-12.00

Белешмәләрне түбәндәге телефоннар буенча алырга мөмкин: (843) 221-77-85, (843-71) 5-77-88.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International