Алексеевск муниципаль районында – "Кар чанасы" операциясе

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Боерык нигезендә "Кар чанасы-2019" профилактика операциясе кысаларында Алексеевск районында узган чорда 42 кар чанасы тикшерелде. Рейдлар Чулман елгасы ярлары буйлап һәм Лебедино, Ялкын, Лебяжье торак пунктларында үткәрелде.

Тикшерү нәтиҗәсендә 9.3 статья буенча 10 хокук бозу очрагы ачыкланды. Ачыкланган җитешсезлекләр өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексы нигезендә карарлар чыгарылды һәм штрафлар билгеләнде.

Ачыкланган төп җитешсезлекләр: кар чаналарын техник карау уздырмыйча, теркәлү документларыннан һәм әлеге төр транспорт чарасын йөртүгә хокук бирүче таныклыктан башка эксплуатацияләү.

"Кар чанасы-2019" операциясе быелның 7 мартына кадәр дәвам итәчәк.

 Фәнис Бакиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International