2019 елның 24 гыйнварында "Алабуга политехник көллияте" ДАҺББ учреждениесендә "ВС" категориясе буенча үзйөрешле техника белән эш итү - погрузчик йөртүче хокукын алуга дәүләт имтиханнары узды.
Тракторчы-машина йөртүче таныклыгын алу өчен имтихан тапшыруга 14 кеше кертелде, алар “ВС” категориясе буенча юлсызлыктан йөрүче автотранспорт чараларын йөртүче” һөнәри белем бирү программасы буенча әзерлек узды.
Алардан имтиханның теория һәм практика өлешен 10 укучы уңышлы тапшырды.
Сынауны уңышлы тапшыручыларга югарыда аталган категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыклары биреләчәк.
Марсель Шияпов – ТР Алабуга ш. Һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.