Буа районында район фермерларының киңәшмәсе узды. Әлеге киңәшмә Буа муниципаль районы хакимияте башлыгы М.А.Җәббаров һәм райондагы фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе З.Н.Дәүләтшин инициативасы белән уздырылды.
Киңәшмәдә турыдан-туры районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Р.Р.Даутов, район буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Е.Г.Разбитнов, "Россельхозцентр" ФДУ филиалының районара бүлеге башлыгы Р.Т.Ибәтуллин, "Россельхозцентр"ның ТР буенча дәүләт инспекторы Р.Я. Галәветдинов катнашты.
Семинар-киңәшмәнең гамәли өлеше С.К.Айзаттулин КФХ базасында уздырылды. Аның хуҗалыгы мисалында киңәшмәдә катнашучылар хуҗалыкта булган авыл хуҗалыгы техникасын алда торган язгы кыр эшләренә сыйфатлы әзерләү эше белән танышты. Шулай ук аның авыл хуҗалыгы машиналарын кышка әзерләве дә югары бәяләнде. Катнашучыларның барысы да ремонтлау буенча җылы остаханә бүлмәсен һәм тракторларны һәм башка машиналарны саклау өчен ябулы ангарны махсус билгеләде.
Киңәшмә өлеше Ташкичү авылы мәдәният йортында узды.
Буа районындагы фермер хуҗалыкларының 2018 елгы җитештерү эшчәнлеге нәтиҗәләре хакында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.Р.Даутов сөйләде. Ул райондагы фермерларның өлеше зур һәм бик әһәмиятле булуын билгеләп узды. 82 крестьян-фермер хуҗалыгында районның авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләренең 25%ы файдаланыла (25 мең гектардан артыгы), бу җирләр сыйфатлы итеп һәм үз вакытында эшкәртелә. Үзенең докладын йомгаклап, ул райондагы барлык фермерларның республикада авыл хуҗалыгын алып бару буенча дәүләт ярдәменең төрле программаларында актив катнашуын аеруча билгеләп узды.
Алга таба районның дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Е.Г.Разбитнов чыгыш ясады. Үзенең чыгышында, мультимедия презентациясе ярдәмендә, ул фермер хуҗалыклары буенча төрле пландагы чагыштырма анализны үткәрде. Слайдларда теркәү гамәлләренең, ел саен уздырыла торган техник карауларның санлы күрсәткечләре, КФХ булган машина-трактор паркларындагы агымдагы үзгәрешләрнең динамикасы һәм энергиясыешлык дәрәҗәсе күрсәтелде. Үзенең чыгышында дәүләт техник күзәтчелек инспекторы үзйөрешле техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәүгә махсус игътибар юнәлтте.
Киңәшмә азагында Буа муниципаль районы башлыгы М.А.Җәббаров фермерларның эшен югары бәяләде һәм барлык фермерларга районда, игенчелектән алып терлекчелеккә кадәр, авыл хуҗалыгын алып баруның барлык юнәлешләрендә актив катнашырга чакырды, ә үз ягыннан ул авыл хуҗалыгы эшкуарларына төрле яклы ярдәм булачагына катгый вәгъдә итте.
Югары нәтиҗәләргә ирешкән фермерларга район башлыгы истәлекле бүләкләр бирде һәм рәхмәт хатлары тапшырды.
Е.Г.Разбитнов – бүлек башлыгы, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа ш. һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
.jpg)