Быелның 30 гыйнварында Татарстан Республикасының Баш дәүләт инженер-инспекторы Радик Рәгыйп улы Зыятдинов Чирмешән районында эш визиты белән булды. Районның башкарма комитеты җитәкчесе, район башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы белән булып узган очрашу барышында быелгы елда кыр эшләренә үз вакытында әзерләнү һәм аны уңышлы гына уздырып җибәрү мәсьәләләре каралды.