2019 елның 1 февралендә, "Кар чанасы-2019" операциясен уздыру кысаларында, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан ш. һәм Лаеш районы бүлеге тарафыннан Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, ТР буенча Балык саклау инспекциясе, Татарстанның ОСВОД хезмәткәрләре катнашында Кама, Мишә, Идел елгалары акваториясендә уртак рейд уздырылды, тикшерү барышында теркәлмәгән кар чаналары, “А1” категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгыннан башка кар чаналарын эксплуатацияләү һәм балык тоту кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды. Операция барышында 19.22 статья буенча 4 карар һәм 9.3 статья буенча 1 карар чыгарылды. Транспорт чарасын йөртүчеләр белән хокук бозуларны чикләү буенча профилактика эшләре уздырылды.
М.Р.Әхмәтҗанов – Казан ш. буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.