Балтач муниципаль районында семинар-киңәшмә

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

2019 елның 31 гыйнварында Балтач районының "Яңа тормыш" ҖЧҖдә оешмаларның җитәкчеләре, хуҗалыкларның инженерлары катнашында "Техниканы 2019 елгы кыр эшләренә әзерләү" темасы буенча семинар-киңәшмә узды.

Семинар-киңәшмәнең гамәли өлеше "Яңа тормыш" ҖЧҖ базасында уздырылды. Хуҗалык мисалында чарада катнашучылар техниканы киләсе язгы кыр эшләренә сыйфатлы әзерләү эше белән танышты. Шулай ук авыл хуҗалыгы машиналарын кышка әзерләү дә югары бәяләнде. Катнашучыларның барысы да ремонтлау буенча җылы остаханә бүлмәсен һәм тракторларны һәм башка авыл хуҗалыгы машиналарын саклау өчен ябулы ангарны махсус билгеләде.

Оператив белешмәләргә караганда, быелның 31 гыйнварында Балтач районында трактор паркының 65%ы әзерләнгән, аларның 70%ы – импорт тракторлар. Шулай ук тырмаларның 80%ы, чәчкечләрнең 60%ы, культиваторларның 65%ы һәм чәчүлек комплекслары 80%ка торгызылган.

Районда көн саен 145 хезмәткәр эшли һәм АХМ төзәтү өчен 36 эшче төркем бар. Тракторларны, комбайннарны һәм катлаулы техниканы төзәтү 26 ремонт остаханәсендә гамәлгә ашырыла, шулай ук техник хезмәт күрсәтү буенча 22 пункт эшли.

Авыл хуҗалыгы машиналарын тулысынча төзәтеп бетерүчеләр:

"Сурнай" ҖЧҖ;

"Якты юл" ҖЧҖ;

"Яңа тормыш" ҖЧҖ;

"Кама" АХПК

һәм алдынгы позицияләрдә эшләүчеләр:

"Труд" ҖЧҖ;

"Кызыл юл" АХПК; 

"Арбор" ҖЧҖ.

Балтач муниципаль районында тракторлар актив төзәтелә һәм техник карау өчен әзерләнә, график буенча 21 мартта тракторларга техник карау уздыра башлау һәм 19 апрельгә төгәлләү күздә тотыла. 21 март көнне семинар-киңәшмә уздыру һәм "Яңа тормыш" ҖЧҖ хуҗалыгы инженерлары катнашында күрсәтмә техник карау уздыру планлаштырыла.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы киңәше белән чәчү һәм туфрак эшкәртү машиналары 1 апрельгә кадәр, терлек азыгын җыючы машиналар – 10 майга кадәр, бөртек җыю техникасы 2019 елның 1 июленә кадәр әзерләнеп бетергә тиеш.

Киңәшмәдә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач районы бүлеге башлыгы М.Р.Габдрахманов техниканы техник карауга әзерләү һәм бу тикшерүне уздыру мәсьәләләре буенча чыгыш ясады. Механизаторларга һәм техниканы техник карауга әзерләү буенча белдерелә торган таләпләр буенча аңлатмалар бирелде.

Шулай ук Балтач районы Авыл хуҗалыгы идарәсенең 2019 елның 1 февралендәге 2 номерлы боерыгы нигезендә быелның 11 февраленнән 29 мартына кадәр механизаторлар өчен һөнәри әзерлек дәрәҗәсен арттыру һәм хезмәтне саклау буенча укытулар оештырылачак.

Хәзерге вакытта инженерлык хезмәтенең беренче чираттагы бурычы – районда булган авыл хуҗалыгы техникасын вакытында һәм сыйфатлы итеп төзәтү.

 

М.Р.Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International