“Челтәр компаниясе” ААҖ филиалы ЕЭСта техкарау уздырылды

2019 елның 1 феврале, җомга

2019 елның 31 гыйнварында “Челтәр компаниясе” ААҖ филиалы ЕЭСта үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Әлеге оешмадан 25 берәмлек техника күрсәтелде. Машиналарның техник торышына, куркынычсызлык таләпләренә туры килүенә, тиешле категория белән тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булуына махсус игътибар бирелде.

Тикшерү нәтиҗәсендә техник карау уздыру турында 25 таныклык бирелде.

Марсель Шияпов – ТР Алабуга ш. Һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International