"Татнефть" ААҖ "Нурлатнефть" НГТИ идарәсендә кар чаналары каралды

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

2019 елның 31 гыйнварында, расланган график нигезендә, "Татнефть" ААҖ "Нурлатнефть" НГТИ идарәсендә транспорт хезмәте башлыгы А.П.Федоров белән берлектә кар чаналарына техник карау уздырылды. Карауга 34 берәмлек техника тапшырылды, шуларның 32се тикшерүне уңышлы узды. Тикшерү барышында янгын сүндерү чараларына, тышкы яктылык җиһазларына һ.б. игътибар бирелде. Техник карау йомгаклары буенча 2 акт төзелде, ә вазыйфаи затка ачыкланган җитешсезлекләрне бетерүнең конкрет срогын күрсәтеп, күрсәтмә бирелде.

 

Д.Ю.Кудряшов – Нурлат муниципаль районында баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International