2019 елның 30 гыйнварында "Алабуга политехник көллияте" ДАҺББ учреждениесендә "ВС" категориясе буенча үзйөрешле техника белән эш итүгә - тракторчы-машина йөртүче хокукын алуга дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алу буенча сынауларга 8 кеше кертелде.
Алардан теория өлешен дә, гамәли өлешне дә "ВС" категориясе буенча юлсызлыктан йөрүче автотранспорт чараларын йөртүче" һөнәргә укыту программасы буенча әзерлек узган 3 кеше уңышлы тапшырды. Сынауны уңышлы тапшыручылар әлеге категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгын алачак.
Марсель Шияпов – ТР Алабуга ш. һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
.jpg)