"Кар чанасы" операциясен уздыру барышында 2019 елның 3 февралендә уртак рейд оештырылды, Татарстан буенча Балык саклау инспекциясе һәм Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре катнашында балык тоту кагыйдәләре бозылу һәм А1 категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгыннан башка кар чаналарын эксплуатацияләү очракларын ачыклау буенча тикшерү уздырылды. Тикшерү барышында 19 берәмлек үзйөрешле техника каралды. 6 хокук бозу очрагы ачыкланды, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.22 ст. 1 өлеше һәм 9.3 ст. буенча административ беркетмәләр төзелде, шул исәптән теркәтмичә кар чанасын эксплуатацияләгән өчен – 3 берәмлек, таныклыктан башка йөрткән өчен – 1 берәмлек, техник карау уздырмыйча йөрткән өчен – 2 берәмлек. 5 күрсәтмә бирелде. Әлеге юнәлештә эш дәвам иттереләчәк.
С.М.Дудин - Чистай ш. һәм Чистай муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.