Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов эшлекле очрашуда катнаша

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов эшлекле очрашуда катнаша. Чара Мәскәүдә, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты эгидасында уза. Чарада Россия Федерациясе субъектларыннан баш дәүләт инженер-инспекторлар катнаша.

Чара "Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында" федераль законның 26.3 статьясына һәм "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" федераль законның 13.2 статьясына үзгәрешләр кертү турында" 2018 елның 29 июлендәге 245-ФЗ номерлы федераль законны тормышка ашыру мәсьәләсенә багышланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International