Чүпрәле районында "Кар чанасы 2019" профилактика операциясе буенча рейд узды

2019 елның 8 феврале, җомга

2019 елның 5 февралендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы бүлеге тарафыннан "Кар чанасы" операциясе барышында Марс, Городище, Олы Акса, Шланга авыл җирлекләре территорияләрендә мототранспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләре бозылуны ачыклау һәм тикшерү буенча рейд уздырылды.

 Операция барышында 2 берәмлек мототранспорт чарасы тикшерелде. 9.3 статья буенча бер йөртүче административ җаваплылыкка тартылды һәм ачыкланган куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозуны бетерү турында күрсәтмә бирелде.

 

Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International