2019 елның 1 февралендә ТР Питрәч районының "ДОСААФ" дәүләт берләшмәсендә Питрәч муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан А1 категориясе буенча мототранспорт чараларын йөртүче хокукына имтиханнар уздырылды.
6 студентның 2се имтиханның теория өлешен бирә алмады. Кабатлап тапшырыла торган имтихан 2019 елның 12 февраленә билгеләнде. Сынауларны уңышлы тапшырган студентлар А1 категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак.
В.В.Максимов - Питрәч районы дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге башлыгы.