Нурлат муниципаль районында – "Кар чанасы" операциясе

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Дәүләт техник күзәтчелек органнары тарафыннан уздырыла торган тикшерүләр мототранспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләре бозылуы хакында таныклый. Аталган техника хуҗалары тарафыннан билгеләнгән срокларда теркәүгә куелмый, техник карауга тапшырылмый, әлеге категория машиналары белән эш итүче затларның моңа тиешле документлары юк.

Юлсызлыктан йөрүче мототранспорт чараларын эксплуатацияләгәндә билгеләнгән таләпләрне тәэмин итү мксатларында 2019 елның 14 гыйнварыннан 12 февраленә кадәр Нурлат муниципаль районында дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан "Кар чанасы-2019" профилактика операциясе уздырылды. Тикшерүне уздырганда түбәндәгеләргә махсус игътибар бирелә:

- машиналарны теркәү кагыйдәләренең үтәлешенә;

- техник карауны вакытында уздыруга;

- тиешле рөхсәт категориясе белән йөртүчедә таныклык булуына;

- машиналарның теркәлү белешмәләренә туры килү-килмәвенә.

Әлеге чорда 22 берәмлек техника тикшерелде, эксплуатацияләү кагыйдәләренең ачыкланган бозулары буенча административ хокук бозу турында 5 карар төзелде.

 

Д.Ю.Кудряшов – Нурлат муниципаль районы баш дәүләт инженер-инспекторы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International