ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 19 февралендә Әлки муниципаль районы советының хисап утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В.Г.Шәйхраҗиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Т.В.Воропаева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ф.В.Вәлиев, җирле үзидарә депутатлары, райондагы учреждениеләрнең һәм оешмаларның җитәкчеләре катнашты.

Теләче районында вакыты-вакыты белән хокук бозуларны профилактикалау буенча максатчан чаралар уздырыла. Бу вакытта үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын эксплуатацияләүче затларның тракторчы-машина йөртүче таныклыклары, теркәлү документлары, техник карау узу турында таныклыгы һ.б. тикшерелә.   

2019 елның 16 февралендә Балык Бистәсе муниципаль районы Масловка авылында шәхси хуҗалардагы кар чаналарына төркемле техник карау уздырылды. 20 кар чанасы күрсәтелде.

2019 елның 18 февралендә "РЕМДИЗЕЛЬ" АҖ оешмасы базасында үзйөрешле техникага еллык техник карау уздырылды. Күрсәтелгән 21 берәмлек техниканың барысы да техник карауны уңышлы узды. Документлар булуына, машиналарның күрсәтелгән документлардагы белешмәләргә туры килүенә һәм техниканың техник торышына махсус игътибар бирелде.


19
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов кичә Ульян өлкәсендә эшлекле сәфәрдә булды. Очрашу Ульян өлкәсенең Төбәк күзәтчелеге буенча дәүләт инспекциясендә узды. Сәфәрнең максаты – аттракционнарның техник торышы һәм аларны эксплуатацияләү өлкәсендә дәүләт төбәк күзәтчелеге өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу.


18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 15 февралендә "Машина төзелеше буенча күпфункцияле кулланма квалификацияләр үзәге өстәмә һөнәри белем бирү ассоциациясе" белем бирү үзәгендә "В" категориясе буенча үзйөрешле техника – сәнәкле погрузчик йөртү хокукына дәүләт имтиханы узды.

Әлки районы территориясендә "Кар чанасы" операциясе дәвам итә, аның барышында юлсызлыктан йөрүче техника гына түгел, ә башка төрле үзйөрешле техникалар да тикшерелә, тикшерү барышында закон актларындагы таләпләр һәм Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе боерыклары, күрсәтмәләре турында мәгълүмат җиткерелә.


15
февраль, 2019 ел
җомга

Быелның 15 февралендә Алексеевскның аграр көллияте филиалында “С” категориясе буенча үзйөрешле машиналар йөртү хокукына белем алган "Хузангаевское" АҖ оешмасы хезмәткәрләре арасында имтихан узды.


14
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Агробизнеска кадрларны яңача әзерләү татар институты базасында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2018 елгы эш йомгакларына багышланган коллегия утырышы булды.


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Агробизнес өчен кадрларны яңача әзерләү татар институты базасында Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек хезмәткәрләре өчен өйрәтүле семинар-киңәшмә булды, ул Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары тарафыннан керемнәр, чыгымнар турында, мөлкәт һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру; гражданнарның, юридик затларның мөрәҗәгатьләрен карау; дәүләт техник күзәтчелек хезмәте компетенциясенә кагылышлы өлешендә гамәлдәге законнарга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү мәсьәләләренә багышланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International