Әлки муниципаль районында – "Кар чанасы" операциясе

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

Әлки районы территориясендә "Кар чанасы" операциясе дәвам итә, аның барышында юлсызлыктан йөрүче техника гына түгел, ә башка төрле үзйөрешле техникалар да тикшерелә, тикшерү барышында закон актларындагы таләпләр һәм Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе боерыклары, күрсәтмәләре турында мәгълүмат җиткерелә.

Әлеге операцияне уздыру вакытында 2 кар чанасы теркәлде, 12 техник карау уздырылды, җитәкчеләргә һәм шәхси хуҗаларга 5 күрсәтмә бирелде, 8 техника хуҗасы һәм 1 җитәкче административ җаваплылыкка тартылды.

А.Н.Петухов - Әлки районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International