Әлки муниципаль районы советының хисап утырышында үзйөрешле машиналар каралды

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

2019 елның 19 февралендә Әлки муниципаль районы советының хисап утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В.Г.Шәйхраҗиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Т.В.Воропаева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ф.В.Вәлиев, җирле үзидарә депутатлары, райондагы учреждениеләрнең һәм оешмаларның җитәкчеләре катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан кунаклар Түбән Әлки авылында бертуган Шәйхетдиновларның эш мәйданында, Сиктермә-Хузангай авылында "Хузангаевское" ҖЧҖ производство базасында булдылар. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов грантлары буенча алынган үзйөрешле техника күрсәтелгән иде.

Муниципаль район советы утырышында 2018 елдагы эш йомгаклары турында доклад белән Әлки районы башлыгы Александр Никошин чыгыш ясады. 

А.Н.Петухов - Әлки районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International