Дәүләт техник күзәтчелек хезмәткәрләре өчен семинар-киңәшмә булды

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

Бүген Агробизнес өчен кадрларны яңача әзерләү татар институты базасында Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек хезмәткәрләре өчен өйрәтүле семинар-киңәшмә булды, ул Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары тарафыннан керемнәр, чыгымнар турында, мөлкәт һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру; гражданнарның, юридик затларның мөрәҗәгатьләрен карау; дәүләт техник күзәтчелек хезмәте компетенциясенә кагылышлы өлешендә гамәлдәге законнарга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү мәсьәләләренә багышланды.

Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары тарафыннан керемнәр, чыгымнар турында, мөлкәт һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең баш киңәшчесе Александр Маратканов доклад белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International