Балык Бистәсе муниципаль районындагы шәхси хуҗаларда техник карау уздырылды

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

2019 елның 16 февралендә Балык Бистәсе муниципаль районы Масловка авылында шәхси хуҗалардагы кар чаналарына төркемле техник карау уздырылды. 20 кар чанасы күрсәтелде.  Техник карау барышында машиналарның техник торышына һәм "А1" категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булуына махсус игътибар бирелде. Техник карау уздырылганнан соң техник чараларны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча әңгәмә уздырылды. Кар чаналарының барысы да техник карауны уңышлы узды һәм техник карау таныклыкларын алачак. 

Техник карауны дустанә рәвештә һәм ел саен узуларына бәйле рәвештә, Масловка авылы халкын аеруча билгеләп узасы килә.

 

Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International