Теләче муниципаль районында профилактик чаралар уза

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Теләче районында вакыты-вакыты белән хокук бозуларны профилактикалау буенча максатчан чаралар уздырыла. Бу вакытта үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын эксплуатацияләүче затларның тракторчы-машина йөртүче таныклыклары, теркәлү документлары, техник карау узу турында таныклыгы һ.б. тикшерелә.   

Быелның 18 февралендә шундый чара җирлекнең М-7 автоюлы янәшәсендә уздырылды, биредә кафе һәм отельләр каршындагы машина кую урыннарын чистартуда үзйөрешле техника файдаланыла. Ул "Кар чанасы" операциясе буенча кысалы чараларны да үз эченә алды. Шуңа күрә дә эш әлеге җирлек кырында да алып барылды.

Рейд барышында тикшерелгән техника арасыннан 5 административ хокук бозу очрагы ачыкланды.   Аларны бетерү максатларында Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде.

 

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International