Быелның 15 февралендә Алексеевскның аграр көллияте филиалында “С” категориясе буенча үзйөрешле машиналар йөртү хокукына белем алган "Хузангаевское" АҖ оешмасы хезмәткәрләре арасында имтихан узды.
Сынау тапшыручыларның әлеге категория техника белән куркынычсыз эш итү белемнәре тикшерелде. Сынауга 10 курсант кертелде. Имтиханның теория өлешен уңышлы тапшырып, алар Беларус-1221 техникасы белән эш итү күнекмәләрен күрсәтте.
Узган өйрәнүләр нәтиҗәсендә якын киләчәктә курсантлар белем алу турында таныклыклар һәм “С” категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыкларын алачак.
А.Н.Петухов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.