8 февраль көнне "Диаз" өйрәнү-җитештерү предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте автомәктәбе базасында "А1" категориясе буенча үзйөрешле техника йөртү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алу буенча сынауларга 6 кеше кертелде. Алардан теория өлешен дә, гамәли өлешен дә "А1" категориясе буенча юлсызлыктан йөрүче автотранспорт чараларын йөртүче" һөнәргә укыту программасы буенча әзерлек узган 5 кеше уңышлы тапшырды. Сынауны уңышлы тапшыручылар әлеге категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгын алачак. Сынауны тапшыра алмаганнар өчен яңа имтихан 7 көннән соң булачак.
Марсель Шияпов – ТР Алабуга ш. һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.