6-11 февраль көннәрендә В.Д.Шашин исемендәге "Татнефть" ГАҖ бүлекчәсе – "Бавлынефть" НГДИ 61 берәмлек күләмендә кар чаналарына техник карау уздырылды. 55 кар чанасы тикшерүне уңышлы узды, калган 6 буенча техник карау актлары рәсмиләштерелде һәм яктылык җиһазлары, йөрү өлеше, руль механизмы төзексезлекләре өчен күрсәтмә бирелде. Кар чаналарының калганнары техник карау буенча билгеләнгән таләпләргә җавап бирә иде һәм техник карау узу турында таныклыклар алды.
Альберт Талипов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.