7 февраль көнне, расланган графикка туры китереп, Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән муниципаль районында физик затларга теркәлгән кар чаналарына техник карау уздырылды.
Яшел Үзән районының Васильево поселогында техник карауга 12 кар чанасы күрсәтелде. Алардан 11 берәмлек техник карауны уңышлы узды. Бер кар чанасына тышкы яктылык җиһазларының төзексезлеге өлешендә техник карау акты бирелде.
График нигезендә техник карау дәвам итә һәм оешмаларда һәм башка авыл җирлекләрендә дә уздырыла.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яшел Үзән ш. һәм Яшел Үзән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.