"Кар чанасы-2019" операциясе буенча уртак рейд узды

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

2019 елның 10 февралендә Чистай районы территориясендә, асылда, Чулман елгасы акваториясендә, эксплуатацияләү барышында кар чаналарының хуҗалары тикшерелде. 12 берәмлек кар чанасы тикшерелде, 9.3 статья буенча 2 беркетмә төзелде. Операция уздыру барышында шәхси хуҗаларга техник карау уздырылды, 7 кар чанасы күрсәтелде. Техниканы эксплуатацияләү буенча җаваплы булган, ә атап әйткәндә, кар чаналары белән эш итүче барлык затларга хәбәр итәбез: үзйөрешле машинаның торышы канәгатьләндерерлек булмау, теркәүгә алу тәртибен бозу һәм техкарауны вакытында уздырмау төрле җинаятьләргә, зыян салынуларга һәм кешеләрнең һәлак булуына китереп чыгарырга мөмкин. Моны игътибарга алып, Сездән кыска вакыт эчендә техникада булган җитешсезлекләрне һәм төзексезлекләрне бетерүегезне сорыйбыз. Үзйөрешле машиналарның хуҗаларын "Кар чанасы-2019" профилактика операциясендә актив катнашырга чакырабыз.

С.М. Дудин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай ш. һәм Чистай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.     

      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International