Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

Бүген "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе булды.

Утырышта 2018 елда Татарстанның агросәнәгать комплексы эшенә йомгак ясалды һәм 2019 елга бурычлар билгеләнде.

Чара ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашында узды.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре күргәзмәсендә Татарстан белән Россиядән 320 оешма һәм предприятие катнашкан.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International