2019 елның 6 февралендә "Машина төзелеше буенча күпфункцияле кулланма квалификацияләр үзәге өстәмә һөнәри белем бирү ассоциациясе" белем бирү үзәгендә "С" категориясе буенча үзйөрешле техника – сәнәкле погрузчик белән эш итү хокукына дәүләт имтиханнары узды.
Тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алу буенча сынауларга 19 кеше кертелде. Алардан 17 кандидат имтиханны уңышлы тапшырды. Сынауны тапшырмаучылар өчен имтиханны кабат 7 көннән биреп карау мөмкин булачак.
Д.Н.Мостафин – Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы буенча баш инженер-инспекторы урынбасары.