Быелның 12 февралендә "Лениногорск политехник көллияте" ДАҺББУ А1 категориясе буенча мототранспорт чараларын йөртүгә белем алган чыгарылыш укучылары арасында имтихан булып узды. Барлык курсантлар да – "Транснефть-Прикамье" АҖ оешмасы хезмәткәрләре.
Сынау тапшыручыларның әлеге категория техника белән куркынычсыз эш итү белемнәре тикшерелде. Сынауга 34 курсант кертелде. Имтиханның теория өлешен уңышлы тапшырып, алар STELS техникасы белән эш итү күнекмәләрен күрсәттеләр.
Узган өйрәнүләр нәтиҗәсендә якын киләчәктә курсантлар белем алу турында таныклыклар һәм “А1” категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыкларын алачак.
И.Н.Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.