Сарман районында ел саен уздырыла торган "Кар чанасы" операциясе

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

Ел саен, кар чаналары сезоны башлангач, дәүләт техник күзәтчелек инспекторлары ЮХИДИ, ГТХ, аучылык хезмәтләре хезмәткәрләре белән берлектә "Кар чанасы" профилактика операциясен уздыра. Быел Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе боерыгы белән ул 14 гыйнвардан 7 мартка кадәр уздырыла.

Әлеге техника белән куркынычсыз эш итү аларның хуҗаларыннан билгеле бер эш күнекмәләрен һәм куркынычсыз эксплуатацияләү нигезләрен белүен таләп итә. Шуңа күрә дә "Кар чанасы" профилактика операциясе кысаларында уздырылган рейдларның төп бурычы әлеге мототехникадан куркынычсыз файдалану дәрәҗәсен арттырудан гыйбарәт. Операция барышында иң беренче нәүбәттә кар чаналарын эксплуатацияләүгә бәйле рәвештә травматизмны юк итүгә, әлеге мототранспорт чараларын теркәтү кагыйдәләренең үтәлүенә, номерларның һәм агрегатларның исәпкә алу белешмәләре белән ярашуына игътибар бирелә.

Профилактика операциясен уздыру барышында Татарстан Республикасының Сарман муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге даими рәвештә әлеге транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын ачыклау буенча профилактик рейдлар уздыра. 11 февраль көнне шундый рейдларның берсе узды, аның барышында 8 берәмлек үзйөрешле техника тикшерелде, 3 хокук бозу очрагы ачыкланды. Ачыкланган бозулар буенча административ эшләр рәсмиләштерелде.

Альберт Сәлахов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International