ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Узган чәршәмбедә Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Татар Шатрашаны авылында физик затларның һәм «Алимбеков З.И.» крестьян-фермер хуҗалыгының үзйөрешле машиналарына техник карау уздырылды.

Әлмәт муниципаль районының «Союз-Агро» АСК ашлык җыю комбайннарына техник карау уздырылды, анда 15 берәмлек техника күрсәтелде.

«СЕРВИСПРОМ» ҖЧҖ базасында үзйөрешле машиналарның номер төеннәре һәм агрегатлары чагыштырылды.

Апас муниципаль районында 2022 елгы урып-җыю кампаниясе башланды.  Беренчеләрдән булып бөртеклеләрне җыюга «Апас-Мол» ҖЧҖ һәм «АгроАктив» АХП игенчеләре керешкән. Икенче стартны И.Ф.Шаһабиев К(Ф)Х алган.


3
август, 2022 ел
чәршәмбе

Республиканың ашлык җыю комбайннары урып-җыюга чыгар алдыннан ел саен техник яктан тикшерелә. «АПК Продовольственная программа» ҖЧҖ Мамадыш районындагы хуҗалыкларының берсендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан ашлык җыю комбайннарына техник карау уздырылды.

Эш графигы буенча, Зеленодольск муниципаль районы Садовый бистәсе адресы буенча «Идел-Кама дәүләт тыюлыгы» ФДБУ чираттагы техник карау булды.

2022 елның 3 августында «Төбәк укыту үзәге» коммерциясез мәгариф оешмасы автомәктәбе базасында «А1», «В», «С» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар булды.

2022 елның 1-2 августында Казан шәһәрендә «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары белем федераль дәүләт мәгариф учреждениесендә квалификация күтәрү курслары узды.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алабуга муниципаль районы һәм Алабуга шәһәре бүлегенең эш планы һәм графигы нигезендә һәр дүшәмбе, сишәмбе һәм җомга көннәрендә үзйөрешле машиналарны теркәү һәм исәптән төшерү, тракторчы-машинист таныклыгы алу, тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздыру мәсьәләләре буенча гражданнар һәм юридик затлар вәкилләрен шәхсән кабул итү үткәрелә.

«ГАЗПРОМ ТРАНСГАЗ КАЗАНЬ» ҖЧҖ ел саен үткәрелә торган техник карау гамәлгә ашырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International