ТР Мамадыш муниципаль районында рейд

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

ТР Мамадыш муниципаль районында, Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре катнашында, Нократ елгасы буенда кар машиналарын тикшерү буенча рейд үткәрелде. Рейд барышында хуҗаның теркәү документлары, номер агрегатларының туры килүе,  А1 категориясе белән тракторчы-машинист таныклыгының булуы, ел саен уздырылырга тиешле техник тикшерүнең вакытында узуы тикшерелде. 12 кар машинасы тикшерелде. Ачыкланган бозулар буенча, атап әйткәндә, теркәү документларыннан башка һәм ел саен үткәрелә торган техник караудан башка гына эш иткән өчен, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча 2 беркетмә төзелде. Хокук бозучылар административ җаваплылыкка тартылды.

Кар машиналары һәм башка автомототранспорт чаралары хуҗаларына «тимер ат»ны үз вакытында теркәү кирәклеге, шулай ук ел саен техник тикшерү уздыру һәм тиешле категориядәге техник чаралар белән идарә итүгә таныклык булырга тиешлеге хакында искәртеп узабыз. Уртак рейдлар дәвам итә.

Алмаз Гыймазов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International