Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында чәчү техникасыннан имин файдалануны тикшерү

2026 елның 8 мае, җомга

Язгы чәчү кампаниясен вакытында һәм сыйфатлы уздыру оештыру-техник чараларга бәйле, алар барлык комплекслы эшләрне башкарганда иминлекне тәэмин итү чараларын да үз эченә ала.

Кайбыч районында язгы кыр эшләре бар куәткә бара. 2026 елның 7 маенда «Август-Кайбицы» ҖЧҖ чәчү эшләре вакытында профилактика һәм имин файдалану максатларында, хуҗалыкның иминлек хезмәте белән берлектә, тракторларга, чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасына тикшерү үткәрелде.

Чара барышында теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары, техник карау узу турында таныклыклар, иминият полислары, янгын сүндерү чаралары, медицина аптечкалары булу-булмавы тикшерелде.

Ачыкланган хокук бозулар буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. һәм 12.37 ст. 2  өлеше буенча 2 карар төзелде.

 

Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International