2026 елның 28 маенда Катмыш, Урманчы һәм Уразбахта авыл җирлекләрендә физик затларның үзйөрешле техникасына техник карау узды. Тикшерүгә 97 берәмлек техника күрсәтелде. Милекчеләргә тракторчы-машинист таныклыгын алыштыру кагыйдәләре һәм тәртибе турында аңлатылды. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде.
Бу торак пунктларда җирлек башлыгының техник карауны оештыруда актив эшләвен билгеләп үтәсе килә.
Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.