Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында авыл хуҗалыгы техникасын яңарту эшләре дәвам итә

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

2023 елның гыйнвар ае дәвамында Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында, юридик һәм физик затлар гаризасы буенча, тракторларны, юл-төзелеш һәм башка машиналарны һәм тагылмаларны теркәү, исәптән төшерү һәм аларга техник карау уздыру буенча күчмә тикшерүләр үткәрелде. Шулай ук район аграрчылары тарафыннан яңа тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналарын сатып алу да дәвам итә. «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ – энергиягә бай Ростсельмаш 2375 тракторын, «Агролак-К» ҖЧҖ – СБГ-19 тырмалау агрегатын, рәтләрне эшкәртә торган КРН-5.6 культиваторын һәм КЗС-1218-29 ашлык җыю комбайнын сатып алган.

 Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International